САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман авылында гомер кичерүче Мәгъдәнүс Йосыповага 90 яшь тулды

Бүген Сарман авылында гомер кичерүче Йосыпова Мәгъдәнүс Зәки кызына 90 яшь тулды. Россия Президенты котлавын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район Советы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев иң изге теләкләрен ирештерде. Чукмарлы авылында туып-үскән Мәгъдәнүс апа авырлыкны күп күрә, яшьли...

Бүген Сарман авылында гомер кичерүче Йосыпова Мәгъдәнүс Зәки кызына 90 яшь тулды. Россия Президенты котлавын, район башлыгының истәлек бүләген аңа район Советы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илсур Сәлимгәрәев тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев иң изге теләкләрен ирештерде.

Чукмарлы авылында туып-үскән Мәгъдәнүс апа авырлыкны күп күрә, яшьли әнисез кала. Җиде классны бетерүгә колхозга эшкә килә. Анда төрле хезмәт башкара. Тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Тимергали ага белән 1968 елда Сарманга күчеп киләләр. Ни кызганыч, Тимергали ага инде күптән вафат. Сарманда Мәгъдәнүс апа лаеклы ялга чыкканчы "Кояшкай" балалар бакчасында костелянша булып эшли. Бүгенге көндә ул биш баласы, 8 оныгы, 11 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә һәр туган көнгә шөкерана итеп яши. "Тормыш матур, инде еллар гына тыныч булсын,"- ди тыл һәм хезмәт ветераны. Аның хакындагы тулырак язмабыз газетаның - алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев