САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман авылы ветераннар советлары рәисләре Башкортстанның Кандра күлендә булып кайттылар

13 август көнне авыл ветераннар советлары рәисләре Башкортстанның Кандра күлендә булып кайттылар.Ни хикмәт, көне дә җылы, кояшлы булды. Ветераннар күлнең чисталыгына, үтә күренмәлелегенә, табигатьнең матурлыгына сокландылар, рәхәтләнеп су коендылар, катамаранда йөрделәр. Экскурсовод мондагы тауның иң биек җиренә алып менеп, күлнең киңлеген күрсәтте, исеменең килеп чыгышы, аның белән бәйле риваятьләр турында...

13 август көнне авыл ветераннар советлары рәисләре Башкортстанның Кандра күлендә булып кайттылар.Ни хикмәт, көне дә җылы, кояшлы булды. Ветераннар күлнең чисталыгына, үтә күренмәлелегенә, табигатьнең матурлыгына сокландылар, рәхәтләнеп су коендылар, катамаранда йөрделәр. Экскурсовод мондагы тауның иң биек җиренә алып менеп, күлнең киңлеген күрсәтте, исеменең килеп чыгышы, аның белән бәйле риваятьләр турында сөйләде. 4,5 клометр киңлектә, 8 километр озынлыктагы күлнең әйләнәсе 21 километрны тәшкил итә, монда бөтендөнья марафоннары үтә икән. Күлнең уртача тирәнлеге -7,2, иң тирән урыны 16,5 метр. Элек монда кондызлар күп үрчегән, шуңа аны борынгы башкортлар кандра ( безнеңчә кондыз) күле дип йөрткәннәр. Күлнең утравы да бар. Элегрәк никах укыткан парларны, никахларының ныклыгын сынау өчен өчәр көнгә шул утрауга җибәрә торган булганнар. Күлнең ике ягында - сазлыклар. Анда "Кызыл китап"ка кертелгән 20ләп үсемлек, 5 төрле суүсем генә бар. Күл балыкка да бай икән. Кыскасы, алган тәэсирләр шактый булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев