САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

САРМАН АВТОМОБИЛЬЧЕЛӘРЕ КОЛАГЫНА

Тимер ат хуҗалары игътибарына берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.

Рульдә барганда йокы килсә, бер кисәк лимон ашап куярга кирәк. Ә машинада косасы килсә, тел астына лавр яфрагы салып торырга киңәш ителә. 

Җыелып торган суга кереп чыкканнан соң, машинаның тормоз колодкаларын “киптерергә” кирәк. Моның өчен коры юлдан барганда, тормоз педаленә баскалап алалар. 

Кышын механик тапшыру тартмалы машинаны кабызганда, күп йөртүче сцепление педаленә баса һәм моны эшләп ялгыша. Белгечләр әйтүенчә, бу автомобиль стартерына көч китерә. 

Кузовка ябышкан гудронны бензин белән бетереп була. Соңыннан машинаны сабынлы су белән юарга кирәк.

Чыганак: http://vk.com/irekmaydani

фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев