САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман аграр көллиятендә чыгарылыш кичәсе үтте

Авыл хуҗалыгы тармагына югары квалификацияле эшче кадрларга район кытлык кичерми, чөнки үз эшләренең осталарын әзерләүче һөнәри мәктәп безнең үзебездә. Бүгенге көндә аграр көллияткә, республика агросәнәгате өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге буларак, масштаблы эш йөкләнгән. Әлбәттә, республика, район җитәкчелеге куйган бурычларны коллектив намуслы башкара. Уку йортын тәмамлаган егет-кызлар тормышта югалып...

Авыл хуҗалыгы тармагына югары квалификацияле эшче кадрларга район кытлык кичерми, чөнки үз эшләренең осталарын әзерләүче һөнәри мәктәп безнең үзебездә. Бүгенге көндә аграр көллияткә, республика агросәнәгате өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге буларак, масштаблы эш йөкләнгән. Әлбәттә, республика, район җитәкчелеге куйган бурычларны коллектив намуслы башкара. Уку йортын тәмамлаган егет-кызлар тормышта югалып калмыйлар, төрле эшләргә урнашып, хезмәтләрендә макталалар, теләгәннәре, белемнәрен күтәрүне дәвам итеп, югары уку йортларына керәләр.

Бүген аграр көллияттә чыгарылыш кичәсе узды. Быел 139 укучы кулларына урта һөнәри белем алу турында диплом алды.

- Читкә китми дә, бүгенге көндә бездә һөнәр үзләштерергә мөмкин. Моның өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Бары тик тырышып уку, алган белемнәрегезне дөрес файдалану гына кирәк. Дипломнарыгыз куаныч китерсен, - диде көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов, тантанада укучыларның, ата-аналарның сөенечен уртаклашып.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде.

- Районда шундый көчле ресурс үзәге булуы белән без горурланабыз. Көллият укучылары, кайсы гына тармакта хезмәт куйсалар да, сынатмыйлар, - диде ул һәм чыгарылыш төркемнәре егет-кызларына алдагы көннәрендә уңышлар юлдаш булуын теләде, киләчәккә ышаныч белән карарга, районыбыз көч-куәтен арттыруга үз өлешләрен кертергә чакырды.

Урта һөнәри белем алган укучыларның шактые укуларын аграр университетта дәвам итәләр. Тантанада әлеге югары уку йортының кластер укулары буенча үзәк җитәкчесе Ленар Шәһивәлиев та катнашты. Ул аграр көллият коллективының белгечләр хәзерләүдә тырышлыгын билгеләп үтте, киләчәктә дә хезмәттәшлек җепләренең өзелмәвен теләде.

Ике дистә елга якын көллияттә хезмәт куеп, бүгенге көндә район яшьләр эшләре, спорт һәим туризм бүлеген җитәкләүче Илгизәр Гаделшинны укучылар алкышларга күмеп каршыладылар. Ул белем һәм тәрбия биргән укучылар бүген көллият белән саубуллашалар. Аларны бәйрәм белән тәбрикләгәндә, остазлары үзе дә дулкынланды, бергә үткәргән чараларны, кичәләрне барлап, ул спорт өлкәсендә аеруча нәтиҗәле шөгыльләнгәннәргә Мактау грамотасы һәи истәлек бүләкләре тапшырды.

"Сарман" агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Радик Сәхипов, "Нөркәй" агрофирмасы баш инженеры Ришат Әхмәтшин дә чыгарылыш төркем укучыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр, коллективка, хуҗалыкларында хезмәт чыныгуы үткән алдынгы укучыларга Мактау грамоталары, истәлекле һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

Тәбрикләүләргә кушылып, дәртле җырлар яңгырады. Ә менә талантлы укучыларның сәләтен тагын да үстерү ягыннан аграр көллият коллективы алдынгылыкны бирми. Кыюсызлар да, бирегә килгәч, үзләрен чын артист итеп тоя башлыйлар. "Без һөнәр бирү белән беррәттән, укучыларны сәнгатьтә, спортта да үстерәбез. Коллектив профессионаллар әзерләү белән генә чикләнми, ә алардан чын шәхес формалаштыра", - диде зур горурлык хисе белән көллият директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Николай Сахуриев. Горурланырлык та. Укучыларын мөстәкыйль тормыш юлына озатучы төркем җитәкчеләре Дания Шәяхмәтова, Галия Вәлишина, Алмаз Һадиев, Фәрит Әхмәтов та, директор урынбасарлары Гүзәл Шәйхразыева, Флера Вильданова, тантананы алып баручы - өстәмә белем бирү педагогы Энҗе Зиннәтуллина да кулларына диплом алган егет-кызларга - уңышлар, хәерле сәфәр, бүгенге көндә армия сафларында хәрби бурычларын үтәргә киткән егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр, әти-әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Аграр көллияттә шактый еллар "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен клубы эшләп килә. Ел да чыгарылыш кичәсендә аның еллык эшчәнлегенә йомгак ясала. Быел да шул матур традицияне дәвам итеп, клуб президенты - чыгарылышның бердәнбер кызыл диплом иясе Елена Павловага, сезонның башка уенчыларына клуб җитәкчесе Резедә Сәфәргалина Мактау кәгазьләре тапшырды. Көллиятнең республикакүләм танылган "Понабрали", "Нон-стоп" КВН командалары уенчылары да тантанада бүләкләнделәр.

Чыгарылыш кичәсе - моңсу да, шатлыклы да бәйрәм. Балаларын һөнәрле иткән укытучыларга, остазларга әти-әниләрнең дә хөрмәте зур. Алсу Гәбдрәкыйпова, Лилия Гарифуллина, ата-аналар исеменнән чыгыш ясап, коллективка эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, балаларына уңышлар теләделәр. Укучылар үзләре дә мөгаллимнәренә ихтирам билгесе итеп чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Сез биргән тәрбия, белемнәр безгә һәрвакыт юлдаш булсын, диделәр алар.

Һөнәрле булу - ярты бәхет, диләр. Киләчәктә үзләштергән белемнәрне урынлы файдалану, тормышта югалып калмыйча, үз урыныңны табу кешенең үзеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев