САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман аграр көллияте укытучысы Гөлназ Бакиева Россиякүләм исемгә лаек булды

Сарман аграр көллияте укытучысы Гөлназ Бакиеваның педагогик стажы - 24 ел. Төгәл, тырыш, тынгысыз, яңалыкка омтылучы педагог үз белемен даими рәвештә күтәрү өстендә эшли. Төрле дәрәҗә конкурсларда катнашып, үзенең һәм укучыларының призлы урыннар яулавы - аның эзлекле эшләү нәтиҗәсе. Үзе укыткан математика фәненнән укучыларда кызыксыну уяту максатыннан, беренче квалификацион категорияле,...

Сарман аграр көллияте укытучысы Гөлназ Бакиеваның педагогик стажы - 24 ел. Төгәл, тырыш, тынгысыз, яңалыкка омтылучы педагог үз белемен даими рәвештә күтәрү өстендә эшли. Төрле дәрәҗә конкурсларда катнашып, үзенең һәм укучыларының призлы урыннар яулавы - аның эзлекле эшләү нәтиҗәсе. Үзе укыткан математика фәненнән укучыларда кызыксыну уяту максатыннан, беренче квалификацион категорияле, югары белемле мөгаллим кызыклы чаралар уздыра, педагогик киңәшмәләрдә, республикакүләм семинарлар вакытында эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Гөлназ Әсгать кызы - хисапчылар әзерләү төркеменең алыштыргысыз җитәкчесе дә. Нәтиҗәле хезмәте, ирешкән уңышлары өчен ул "Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү почетлы хезмәткәре" исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев