САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман аграр көллияте студентлары өчен музейда экскурсия оештырылды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашуы уңаеннан, Сарман аграр көллияте студентлары өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда экскурсия оештырылды. Соңгы елларда яшьләр арасында үз туган иле, туган төбәге өчен янып йөрүчеләрнең арта баруы сөендерә. Чөнки әлеге юнәлештә максатчан эшләү нәтиҗәсендә яшь кеше аңына үз җиренең патриоты булу теләге...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашуы уңаеннан, Сарман аграр көллияте студентлары өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда экскурсия оештырылды. Соңгы елларда яшьләр арасында үз туган иле, туган төбәге өчен янып йөрүчеләрнең арта баруы сөендерә. Чөнки әлеге юнәлештә максатчан эшләү нәтиҗәсендә яшь кеше аңына үз җиренең патриоты булу теләге сеңә бара. Музей хезмәткәрләре тарафыннан да мәктәп укучылары, студент яшьләр арасында патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар еш оештырыла. Укучылар өчен очрашулар, экскурсияләр оештырылып, үсеп килүче буынга туган ил кыйммәтләре аңлатыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X