САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман аграр көллияте базасында WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры уза

Бүген Сарман аграр көллияте базасында «Тракторчы-механизатор» компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры үтә. Мондый ярышлар Татарстанның көллиятләрендә һәм техникумнарында февраль аенда башланды. WorldSkills хәрәкәте коммерция белән бәйле түгел, аның максаты булып эшче һөнәрләре престижын һәм һөнәри белемне үстерү булып тора. Автотрактор паркында уза торган ярышларда республиканың 25...

Бүген Сарман аграр көллияте базасында «Тракторчы-механизатор» компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры үтә. Мондый ярышлар Татарстанның көллиятләрендә һәм техникумнарында февраль аенда башланды. WorldSkills хәрәкәте коммерция белән бәйле түгел, аның максаты булып эшче һөнәрләре престижын һәм һөнәри белемне үстерү булып тора.

Автотрактор паркында уза торган ярышларда республиканың 25 районыннан студентлар катнаша. Сарман районы данын аграр көллият студенты Артур Шәймәрданов яклый.

Студентлар дүрт модульдә көч сынашалар: «МТЗ-82.1 тракторының электр җиһазларының техник яраксызлыкларын билгеләү һәм аларны бетерү», «МТЗ-82.1 тракторының двигателен тукландыру системасына техник хезмәт күрсәтү», «Д-243 двигателенең газ тарату механизмына техник хезмәт күрсәтү», «Тракторны фигуралы йөртү». Һәрбер модульгә экспертлар билгеләнгән: Тукай районы Новый поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Булат Мәхмүтов, «Җәлил» агрофирмасының баш инженеры Марат Хәлиуллин, Зәй политехник көллиятенең укыту практикасы буенча директор урынбасары Фаяз Вәлиуллин һәм дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Сарман районы бүлеге начальнигы Альберт Сәлахов.

Эксперт-методик советның рәисе, ярышларның өлкән эксперты Сарман аграр көллияте укытуычысы Илшат Гәрәев булды. Чемпионатның сайлап алу турын оештыруда Сарман аграр көллияте директоры Зөбәер Әһелтдинов һәм аның урынбасары Илфат Нигъмәтуллин, көллият укытучылары һәм мастерлары Рөстәм Мәүләвиев, Фәнис Мөхәммәтшин, Ринат Гыйльфанов, Айрат Гарипов, Фәрхәт Исмәгыйлев һәм Динар Сәгыйтев катнаштылар.

Апрельдә ярымфинал йомгак ясау кысаларында милли чемпионатның финалында катнашучылары билгеле булачаклар. Эшче һөнәрләре буенча ярышларның ахыргы сериясе май аенда Казан шәһәрендә үтәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X