Шәрләрәмә бакчасында тәрбияләнүчеләр кошлар турында кайгырталар
Салкын кышларны кичү кешеләргә дә җиңел түгел, ә кечкенә җан ияләре - кошларга бу ел фасылын исән-имин чыгу аеруча кыен.
Аларга ярдәм итәргә,табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәтү мөһим.Шул уңайдан Шәрләрәмә балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар Алия белән Рәмилә әниләре белән берлектә кошлар өчен җимлекләр ясадылар. «Җимлекләр уңайлы, үзләре матурлар. Балалар белән берлектә көн саен аларга җим салып торабыз», - дип яза тәрбияче апалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев