САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарайлыда Наил Мөхәмәтов истәлегенә IX гер күтәрү турниры үткәрелде

Бүген Сарайлы авылы мәдәният йортында Наил Мөхәмәтов истәлегенә IX гер күтәрү турниры үтте. Әлеге турнирны 2007 елда аның уллары Нияз һәм Нәркиз оештырганнар. Ярышларны ачу тантанасында җирле үзидарә рәисе Ринат Насыйров, районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Кубиев, Наил Мөхәмәтовның тормыш иптәше Венера Мөхәмәтова чыгыш ясадылар. Алар килгән...

Бүген Сарайлы авылы мәдәният йортында Наил Мөхәмәтов истәлегенә IX гер күтәрү турниры үтте. Әлеге турнирны 2007 елда аның уллары Нияз һәм Нәркиз оештырганнар.

Ярышларны ачу тантанасында җирле үзидарә рәисе Ринат Насыйров, районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Кубиев, Наил Мөхәмәтовның тормыш иптәше Венера Мөхәмәтова чыгыш ясадылар. Алар килгән яшь спортчыларга саулык-сәламәтлек, уңышлар теләп, ярышларны ачып җибәрделәр.

Турнирда 17 командадан 1997 елгы һәм аннан яшьрәк 106 спортчы катнашты - 61 егет һәм 45 кыз. Анда Республика чемпионатларында призлы урыннарга ия булган укучылар да бар иде - Илшат Мортазин, Ришат Шакиров һәм Алина Хәйруллина.

Ярышларның нәтиҗәсе

Кызлар

43 килограммга кадәр авырлык (8 килограммлы гер күтәрү)

1. Виктория Старкова (Петровка Завод мәктәбе)

2. Лилия Газдалиева (Илексаз мәктәбе)

3. Алия Хөсәенова (Сарайлы мәктәбе)

50 килограммга кадәр авырлык (8 килограммлы гер күтәрү)

1. Алина Гәрәева (Сарман гимназиясе)

2. Лилия Шәйдуллина (Сарайлы мәктәбе)

3. Галина Старкова (Петровка Завод мәктәбе)

56 килограммга кадәр авырлык (8 килограммлы гер күтәрү)

1. Гөлшат Мортазина (Иске Кәшер мәктәбе)

2. Алена Савельева (икенче санлы Җәлил мәктәбе)

3. Оксана Антонова (Петровка Завод мәктәбе)

56 килограммнан күбрәк авырлык (8 килограммлы гер күтәрү)

1. Алина Хәйруллина (Сарман урта мәктәбе)

2. Ландыш Шәрифуллина (Иске Кәшер мәктәбе)

3. Ләйсән Сираева (Сарман гимназиясе)

Абсолют авырлык (16 килограммлы гер күтәрү)

1. Алина Хәйруллина (Сарман урта мәктәбе)

2. Ландыш Шәрифуллина (Иске Кәшер мәктәбе)

3. Гөлназ Арсланова (Петровка Завод мәктәбе)

Егетләр

40 килограммга кадәр авырлык (8 килограммлы гер күтәрү)

1. Радик Гәрәев (Сарайлы мәктәбе)

2. Ленар Гыйльфанов (Сарайлы мәктәбе)

3. Динар Зыятдинов (Сарман урта мәктәбе)

55 килограммга кадәр авырлык (16 килограммлы гер күтәрү)

1. Айнур Хәбибуллин (Сарман аграр көллияте)

2. Тимур Мифтахов (Сарайлы мәктәбе)

3. Динар Шәйхелисламов (Ләшәү Тамак мәктәбе)

65 килограммга кадәр авырлык (16 килограммлы гер күтәрү)

1. Ришат Шакиров (Сарайлы мәктәбе)

2. Динар Гайфуллин (Сарман аграр көллияте)

3. Айдар Гыймадиев (Иске Кәшер мәктәбе)

65 килограммнан күбрәк авырлык (16 килограммлы гер күтәрү)

1. Илшат Мортазин (Иске Кәшер мәктәбе)

2. Радмир Шәрхемуллин (Петровка Завод мәктәбе)

3. Азат Мәрдәншин (беренче санлы Җәлил мәктәбе)

Абсолют авырлык (24 килограммлы гер күтәрү)

1. Илшат Мортазин (Иске Кәшер мәктәбе)

2. Ришат Шакиров (Сарайлы мәктәбе)

3. Радмир Шәрхемуллин (Петровка Завод мәктәбе)

Гомумкоманда зачеты

1. Петровка Завод мәктәбе

2. Иске Кәшер Мәктәбе

3. Сарайлы мәктәбе

Җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр, медальләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Беренче урынны алган Петровка Завод мәктәбе командасы Кубокка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев