САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарайлыда Наил Мөхәмәтов истәлегенә гер күтәрү турниры үтте

15 мартта Сарайлы авылы мәдәният йорты гөрләп торды. Анда Наил Мөхәмәтов истәлегенә VIII гер күтәрү турниры узды. Ул Сарман районы укучылары Спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Барлыгы 17 командадан 99 спортчы катнашты. Турнирның тарихына күз салсак, әтиебез Наил Мөхәмәтов үз вакытында көрәш һәм гер күтәрү буенча бик күп Сабантуйлар батыры булган. Шуны...

15 мартта Сарайлы авылы мәдәният йорты гөрләп торды. Анда Наил Мөхәмәтов истәлегенә VIII гер күтәрү турниры узды. Ул Сарман районы укучылары Спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Барлыгы 17 командадан 99 спортчы катнашты.

Турнирның тарихына күз салсак, әтиебез Наил Мөхәмәтов үз вакытында көрәш һәм гер күтәрү буенча бик күп Сабантуйлар батыры булган. Шуны истә тотып, 2007 елны олы абыем Нияз белән мин әти истәлегенә гер күтәрү турниры оештырырга булдык.

Әти истәлегенә үткәрелә торган бу турнир елдан-ел киң колач ала бара. 2007 елгы турнир дүрт үлчәү авырлыгында үткән булса, быелгысы җиде үлчәү авырлыгында узды. Быелгы турнирның тагын бер үзенчәлеге - кызлар өч үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. 99 спортчының 32се кызлар иде.

Ярышларны ачу тантанасында Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров, районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәдуллин, Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Марселья Газизова, әниебез Венира Мөхәмәтова чыгыш ясадылар. Алар килгән яшь спортчыларга саулык-сәламәтлек, уңышлар теләп, ярышларны ачып җибәрделәр.

Турнир нәтиҗәләре

Кызлар

45 килограммга кадәр авырлык

Юлия Муллина (Петровка Завод мәктәбе) - беренче урын

Раилә Фазлыева (Сарайлы мәктәбе) - икенче урын

Алина Фазуллина (Иске Кәшер мәктәбе) - өченче урын

50 килограммга кадәр авырлык

Алина Гәрәева (Сарайлы мәктәбе) - беренче урын

Фәнүзә Бикмиева (Сарайлы мәктәбе) - икенче урын

Гөлшат Мортазина (Иске Кәшер мәктәбе) - өченче урын

50 килограммнан күбрәк авырлык

Айсылу Сәлимгәрәева (Кәүҗияк мәктәбе) - беренче урын

Регина Гыйльметдинова (икенче санлы Җәлил мәктәбе) - икенче урын

Алина Хәйруллина (Сарман урта мәктәбе)

Егетләр

40 килограммга кадәр авырлык

Радик Гәрәев (Сарайлы мәктәбе) - беренче урын

Наил Хафизов (беренче санлы Җәлил мәктәбе) - икенче урын

Ленар Гыйльфанов (Сарайлы мәктәбе)

55 килограммга кадәр авырлык

Реклама

Илһам Шакиров (Сарман гимназиясе) - беренче урын

Айнур Хәбибуллин (Сарман аграр көллияте) - икенче урын

Илназ Шәмгунов (Сарайлы мәктәбе) - өченче урын

65 килограммга кадәр авырлык

Зөфәр Ильясов (Сарман аграр көллияте) - беренче урын

Ришат Шакиров (Сарайлы мәктәбе) - икенче урын

Виталий Рябов (икенче санлы Җәлил мәктәбе) - өченче урын

75 килограммга кадәр авырлык

Илшат Мортазин (Иске Кәшер мәктәбе) - беренче урын

Рәсүл Шаяхмәтов (Сарман урта мәктәбе) - икенче урын

Гайсә Гарифуллин (беренче санлы Җәлил мәктәбе)

Команда беренчелегендә кубокны Сарайлы мәктәбе алды. Икенче урынны Иске Кәшер мәктәбе яулады, өченче урынны икенче санлы Җәлил мәктәбе алды. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, истәлекле бүләкләр өләшенде.

Ярышларда катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән тренерларга, мәктәп коллективларына, спорт бүлеге җитәкчеләренә, концер куючыларга алга таба да шулай бергәләшеп турнирларда катнашырга телим. Бу эшебез әтием рухына изге дога булып барып ирешсен!

Турнирны оештыручы, Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Нәркиз Мөхәмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X