САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарайлыда Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча ярышлар үтәчәк

8 апрельдә Сарайлы авылы мәдәният йортында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча X шәхси-команда ярышлары үтәчәк. Башлану вакыты - 10.00 сәгать. Ярышларның төп хөкемдары һәм аларны оештыручы - Нәркиз Мөхәммәтов. Ярышларга хәзерлек һәм аларны үткәрү белән җитәкчелек яшьләр эше, спорт һәм...

8 апрельдә Сарайлы авылы мәдәният йортында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча X шәхси-команда ярышлары үтәчәк. Башлану вакыты - 10.00 сәгать. Ярышларның төп хөкемдары һәм аларны оештыручы - Нәркиз Мөхәммәтов.

Ярышларга хәзерлек һәм аларны үткәрү белән җитәкчелек яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән башкарыла.

Авырлык категорияләре

Егетләр

40 килограммга кадәр (8 килограммлы гер күтәрү)

55 килограммга кадәр (16 килограммлы гер күтәрү)

65 килограммга кадәр (16 килограммлы гер күтәрү)

65 килограммнан югарырак (16 килограммлы гер күтәрү)

Кызлар

43 килограммга кадәр (8 килограммлы гер күтәрү)

50 килограммга кадәр (8 килограммлы гер күтәрү)

56 килограммга кадәр (8 килограммлы гер күтәрү)

56 килограммнан югарырак (8 килограммлы гер күтәрү)

Кием формасы - футболка һәм шортлар. Алмаш аяк киеме булырга тиеш.

Ярышта катнашучыларның үзләре белән табиб раслаган гариза, паспорт яки туу турында таныклык, уку урыныннан белем бирү учреждениесе директоры раслаган фотокарточкалы белешмә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев