САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарайлы мәктәбендә китап күргәзмәсе оештырылды

Әдәбият елы уңаеннан Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы Тәнзилә Шәйдуллина белән Сарайлы авыл китапханәсе мөдире Зәнфирә Габдрахманова «Татар китабы»на презентация үткәрделәр. Укучыларга татар китабының бай һәм катлаулы тарихы турында мәгълүмат бирелде. Урта гасырлардан алып хәзергәчә таралыш алган әдәби-нәфис, фәнни, дини-иҗтимагый эчтәлектәге һәм төрле тармакларга караган татар...

Әдәбият елы уңаеннан Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы Тәнзилә Шәйдуллина белән Сарайлы авыл китапханәсе мөдире Зәнфирә Габдрахманова «Татар китабы»на презентация үткәрделәр. Укучыларга татар китабының бай һәм катлаулы тарихы турында мәгълүмат бирелде. Урта гасырлардан алып хәзергәчә таралыш алган әдәби-нәфис, фәнни, дини-иҗтимагый эчтәлектәге һәм төрле тармакларга караган татар китапларының аерым үрнәкләреннән презентация күрсәтелде. «Кешене кеше иткән нәрсә - китаптыр» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Соңыннан укучылар бай татар теленә багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Фотолар һәм мәгълүмат Сарман муниципаль районы порталыннан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X