САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарайлыда иң көчлеләр ачыкланды 

Апрель ахырында Сарайлы мәктәбендә Наил Мөхәммәтов истәлегенә багышланган XII гер күтәрү ярышлары узды.

 Анда ун команда һәм 51 укучы – 21 кыз һәм 30 егет катнашты. 
Гер күтәрү техникасын кызлар арасында – Зөһрә Ибәтуллина, егетләр арасында Рәмис Ризатдинов күрсәтте. 
Кызлар арасында төрле үлчәүдә I урынны түбәндәгеләр яулады: 
Алия Хөсәенова (Сарайлы), Алсу Әхмәдиева (Иске Кәшер), Лидия Худякова (Сарайлы), Зөһрә Ибәтуллина (Ләшәү Тамак). II урында – Ольга Асанова (Петровка), Виктория Старкова (Петровка), Валентина Никитина (Петровка), Миләүшә Фатыйхова (Сарайлы). III урында – Алсу Фатыйхова (Иске Кәшер), Лиана Хәйдәрова (Иске Кәшер), Гөлшат Рамазанова (Иске Кәшер), Влада Галкина (Петровка). 
Егетләр арасында I урында – Фидаил Бәдретдинов (Ләшәү Тамак), Валентин Нигъмәтуллин (Сарайлы), Динар Сабиров (аграр көллият), Данил Джунусов (Иске Кәшер). II урында – Мөхәммәт Сабиров (Сарайлы), Радик Гәрәев (аграр көллият), Динар Ризатдинов (аграр көллият), Айнур Сәхбиев (Нөркәй). III урында – Аяз Ибәтуллин (Ләшәү Тамак), Андрей Бикбавов (Ләшәү Тамак), Айнур Харисов (Иске Кәшер), Рафаил Хәсәнов (Иске Минзәләбаш). 
Командалар арасында I урында – Сарайлы, II урында – Иске Кәшер, III урында – Петровка Завод. 
Ярышларның оештыручысы – Нәркиз Мөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев