САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарайлы нәниләре космоска очарга әзер!

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.

Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы.  Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минутта Җир шарын әйләнеп кайта. Хатын-кызлардан беренче булып галәм киңлекләрендә  “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова очыш ясый.

    Без дә, Сарайлы  балалар бакчасында,  космонавтика көненә карата нәниләр белән җанлы әнгәмә үткәрдек, слайдлар карадык. Балалар бик тырышып, табышмакларга җаваплар эзләделәр, уз куллары белән, төсле кәгазь һәм җепләр ярдәмендә, галәм киңлекләрендә очучы космик корабль ясадылар. Үз эшләренә соклануларын яшермәделәр, балаларга бик ошады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев