САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарайлы балалары янына Көз кызы килде

Табигать – илаhи көч ул. Ямьле җәйләрнең артыннан кыш килми, ә алтын көз килә.Көз – бер караганда, җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы, суык, булса да, алтын ул!

Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең  барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул.
     Мул уңышлар алып килгән көз бәйрәмен Сарайлы балалар бакчасы нәниләре бик зарыгып көтте. Конкурска тырышып әзерләнделәр.Әти-әниләр белән бергәләп, яшелчәләрдән төрле сыннар ясадылар.Араларында көймәгә утырган балыклар да, чит планетадан килгән кунаклар да бар иде. Сабыйлар бәйрәмгә җырлар ,биюләр, шигырьләр өйрәнделәр. Бәйрәмнең иң зур кунагы - Сөмбелә. Балалар Сөмбелә белән уеннар уйнадылар, биеделәр. Соңыннан Көз кызы үзенең күчтәнәчләре белән сыйлады. Бәйрәм бик күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев