САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сандугач” балалар бакчасына әкият геройлары килгән

2019 нчы ел- Рәсәйдә Театр елы итеп игълан ителде.Театр - сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию,сынлы сәнгатьне берләштерә.

Сабый чакта күңел түренә салып куелган бу "орлыклар" киләчәктә матурлыкны аңлый белүче, мәрхәмәтле бала булып үсәргә булыша. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгаләмэләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур сөйләшә белүен таләп итә.Театраль уеннарда катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар. 27 март Театр көне буларак билгеләнеп үтелә.Әлеге көн уңаеннан “Сандугач” балалар бакчасы балалары “Карак песи”,“Теремкәй”,”Кем,нәрсә ярата”, «Өч кыз" әкиятләрен сәхнәләштереп торкемдэшләренә күрсәттеләр. Бәләкәй артистларның уйнавын нәни тамашачылар бик яраттылар һәм көчле алкышларга күмделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев