САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сандугач" балалар бакчасы балалары тыл ветераннарын хөрмәтләделәр

 Музыка җитәкчесе Герейханова Фирдания Галиәхмәт кызы әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичә, чын мәгънәсендә, бер сулышта үтте.

Анда бакчада тәрбияләнүче балалар әбиләренә, чын артистларча, өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, биюләрен биеделәр,матур җырларын башкардылар, тыл ветераннарына әзерләгән кул эшләрен һәм чәчәкләр тапшырдылар. Әбиләр сугыш вакытында күргән ачы газаплары хакында сөйләделәр. 90 яшь тулган Салахова Миңсылу Салих кызы һәм Салихова Мәүлидә Сәетгали кызының бу дәһшәтле елларны искә алганда ирексездән күздән яшь чыга. Әбиләребез бу вакытны тыныч кына сөйли алмый. Әйе, күп еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт аларның йөрәгендә мәңгегә сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев