САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Сандугач» балалары «гаишник«лар булдылар

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» атналыгы кысаларында, Сарман районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Алсу Ситдыйкова һәм зурлар төркеме балалары белән берлектә файдалы hәм күңелле чара үткәрелде.

Балалар, машина йөртүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, жаваплар алдылар, үзләре ясаган рәсемнәрен бүләк иттеләр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Машина йөртүчеләргә эчтәлекле буклетлар таратылды. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләрен өйрәнделәр. Алсу Разиновна, үз чиратында, балаларны мактап, истәлек бүләкләре таратты. Әлеге чара бик үтемле булды, балалар бик канәгать калдылар«, — дип хәбәр итте «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев