САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым түләмәү проблемасы Иске Минзәләбаш авылы халкын гына борчыймы? +ВИДЕО

Әйе, җирлектә салым түләүдән баш тартучылар булуы, кулланган су өчен акча бирергә теләмәгәннәр дә бар.

Мондый башбаштаклык намуслы авылдашларны бик борчый. "Түләмәгән икән, андыйларның исемен атарга, җаваплылыкка тартырга кирәк. Бар кеше дә белеп торсын", - дигән фикер Иске Минзәләбаш авылында үткән халык җыенында берничә тапкыр яңгырады. Җирлектә шундый һәм башка мәсьәләр хакында уртага салып сөйләштеләр. Үткән чаралар, башкарылган эшлэр Республика, район җитәкчелеге ярдәме белән авыл халкының да тырышлыгы нәтиҗәсе. Авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова чыгышында болар хакында әйтелде. Эшләнгән эшләрне авыл ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов та барлады. "Җәлил" агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Илшат Вәлиев авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга тукталды. Участок уполномоченные Марс Кәримов районда һәм җирлектә криминоген торыш белән таныштырды, авылларда кылынган җинаятьләргә аерым тукталды. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның узган елдагы социаль-икътисади үсеше турында чыгыш ясады. "Светводканал" җәмгыяте директоры Дамир Галиев үз эшчәнлекләренә кагылышлы сорауларны күтәрде. Соңыннан бүләкләүләр булды.

 

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X