САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Салават күпере”ндә балалар күңелле ял итәләр

Көзге каникул көннәрендә районның урта мәктәпләрендә ял лагерьлары эшли.

Сарман гимназиясе базасында ачылган “Салавпат күпере” лагеренда 40 башлангыч сыйныф укучысы ял итә. Ул 29 октябрьдә ачылып, балаларны 5 ноябрьгә кадәр ял иттерәчәк. 
- Лагерьга башлангыч сыйныфларның барлык теләгән укучылары йөри. Без шулай ук социаль яктан авыр гаиләләрнең балаларын да мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә тырыштык. Балаларны ике отрядка бүлдек. Алар биредә иртәнге зарядканы ясыйлар, иртәнге, көндезге, төштән соңгы ашлар каралган. Программабыз да кызыклы. Беренче көнне стена газеталары чыгарсак, кичә гимназиянең элеккеге директоры Мәүлидә Сибгатовнага багышланган сыйныф сәгате үткәрдек, - ди лагерь начальнигы Гөлнара Зарипова. 
Балалар өчен шулай ук рәсем һәм башка кызыклы конкурслар, хәрәкәтле спорт уеннары, музейга экскурсияләр һәм башка чаралар каралган. 
- Балалар лагерьга бердәм булып, кызыксынып йөриләр, - ди Гөлнара Маратовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев