САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклаубашта яшьләр ифтар мәҗлесе оештырдылар

24 май көнне Саклаубаш авылында күмәк ифтар мәҗлесе уздырылды.

Аны оештыруда авыл яшьләре башлап йөрделәр. Агрофирма үткәргән мәҗлескә җыелышкач, алар бергәләшеп өлкәннәргә тагын бер кат кадер-хөрмәт күрсәтергә ниятлиләр.

Чакырган җиргә барырга кушкан Пәйгамбәребез (с.г.в). Алланың рәхмәте белән, күрешүләр насыйп була. Мәҗлестә авылдашлары – район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тә катнаша, изге теләкләрен җиткерә. Шунысы куанычлы: мәчетләргә хәзер күпләп яшьләр дә йөриләр.  

Саклаубаш авылы яшьләре         

Үткәрде ифтар ашы.

Шулай башланадыр инде

Изге гадәтнең башы.

Салатлары төрле-төрле,

Җиләк-җимеш бик мулдан.

Пешкән камыр ашы белән

Өстәл өсләре тулган.

Милли ризык – татлы чәк-чәк

Урын алган өстәлдә.

Алып килгән күчтәнәчләр

Барысы да өстәлгән.

Тавык итеннән пешерелгән

Бик тәмле токмач ашы.

Бөтен кешегә ошады

Дөге һәм ит бәлеше.

Эштән арып кайтсалар да,

Бик нык пешеренгәннәр,

Чөнки авылда яши

Иң оста пешекчеләр.

Бише-уны белән кайтсын

Кылган игелегегез.

Бәхетле тату гаиләдә

Тигез гомер итегез.

Олыгайган көнегездә

Балалар хөрмәтләсен.

Беркайчан берегезгә дә

Кайгы-хәсрәт килмәсен.

Әлеге шигырь юлларына мәҗлескә килгән һәркемнең фикере, рәхмәте салынган. Аллага шөкер, ил-көннәребез тыныч, табыннарыбыз мул хәзер.

  • Әлхәмдүлилләһ, авылыбызда зур эш башкарылды – уртак көчебез белән Аллаһ йорты – мәчетебез төзекләндерелде. Аллага шөкер. менә хәзер шунда ифтар ашлары үткәрәбез. Бергә җыелу, аралашу бик күңелле. Бер-беребезгә рухи, иман байлыгы бүләк итәбез. Шундый саваплы эшкә өлеш керткәннәргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре барып ирешсен иде, - ди авылның имам-хатыйбы Хәйдәр хәзрәт.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев