Саклаубашта волейбол ярышы үтте
21 февральдә Саклаубаш урта мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол ярышы үтте. Ул авыл жирлеге призына тантаналы төстә үткәрелде. Быелгы спорт бәйрәменә, башка еллардан үзенчәлекле буларак, кунакларны котлар өчен Әфган сугышында катнашкан Сабиров Раваз, Хөрмәтов Рәсим, Минһаҗев Зирәк чакырылганнар иде. Алар, ярыш флагын күтәреп, бәйрәмне ачып җибәрделәр. Җирлек...
21 февральдә Саклаубаш урта мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол ярышы үтте. Ул авыл жирлеге призына тантаналы төстә үткәрелде.
Быелгы спорт бәйрәменә, башка еллардан үзенчәлекле буларак, кунакларны котлар өчен Әфган сугышында катнашкан Сабиров Раваз, Хөрмәтов Рәсим, Минһаҗев Зирәк чакырылганнар иде. Алар, ярыш флагын күтәреп, бәйрәмне ачып җибәрделәр. Җирлек башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев барлык спорт сөючеләрне бәйрәм белән тәбрикләде. Укучылар концерт номерлары күрсәттеләр.
Ярыш ун команда катнашты. Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урында - Әлмәт, өченче урында Зур Нөркәй командалары.
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Зирәк Минһаҗев, Саклаубаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев