САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклаубашта төрле чаралар еш үткәрелә

Апрель аенда Саклаубаш авылында төрле чаралар үткәрелде. Без хезмәткә һәм оборонага әзер! 7 нче апрель көнне Саклаубаш урта мәктәбендә "Без хезмәткә һәм оборонага әзер!" акциясе кысаларында рәсем һәм плакат конкурслары, "ГТО тарихы" дигән темага класс сәгатьләре уздырылды. Укучылар һәм укытучылар ГТО нормаларын тапшырдылар. Бу спорт чарасы мәктәбебез өчен зур бәйрәмгә...

Апрель аенда Саклаубаш авылында төрле чаралар үткәрелде.

Без хезмәткә һәм оборонага әзер!

7 нче апрель көнне Саклаубаш урта мәктәбендә "Без хезмәткә һәм оборонага әзер!" акциясе кысаларында рәсем һәм плакат конкурслары, "ГТО тарихы" дигән темага класс сәгатьләре уздырылды. Укучылар һәм укытучылар ГТО нормаларын тапшырдылар. Бу спорт чарасы мәктәбебез өчен зур бәйрәмгә әверелде.

Әзер бул! "Юк!" - дип әйт

Сәламәтлек көне уңаеннан Саклаубаш урта мәктәбенең "SаMоSтоятельные дети" отряды авылыбызның мәдәният йорты янында "Будь готов! Скажи "Нет!"-"Әзер бул! "Юк!" - дип әйт!" акциясен үткәрде. Отряд әгъзалары авылдашларыбыз белән "Син законны беләсеңме?" дигән викторина үткәрделәр, наркотик белән бәйле теләсә нинди эш-гамәл ( сату, куллану, саклау, ясау һәм башкалар) өчен җинаять җаваплылыгына тартылу каралганлыгы турында аңлаттылар. Авылдашларыбыз "Закон белән таныш" дип кулларын куйдылар һәм аларга "SMS балалар» үзләренең логотибы белән смайликлар тараттылар.

"Мин татарча сөйләшәм"

Авылыбыз татар авылы булса да, биредә төрле милләт кешеләре яши. Шәһәрдән дә бик күп кунаклар кайта. Аларның күбесе, әлбәттә, русча сөйләшәләр. Безнең мәктәп укучылары авылыбызның кибете янында "Мин татарча сөйләшәм" акциясен уздырдылар. Укучыларыбыз авылдашларына Габдулла Тукайның берәр шигырен укырга яисә татар халык җырын башкарырга тәкъдим иттеләр. Бу чарада авылдашларыбыз бик теләп катнаштылар. Аларга акция логотибы тапшырылды.

Алсу Миңнуллина, Саклаубаш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Директорлар киңәште

11-12 апрель көннәрендә Саклаубаш мәктәбендә мәктәп директорлары өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Ютазы, Теләче, Алабуга районнарыннан килгән директорлар Саклаубаш мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар, мастер-классларда, кече педсоветта катнаштылар, мәктәбебездә профориентация эше турында турында презентация карадылар. Психолог Винера Галәлиева коллективны туплау буенча үткәргән тренинглар безнең кунакларыбызны бер-берсенә тагы да якынайтты. Мәктәп директоры Алмаз Галәлиев "Директория" проекты буенча чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев