САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Саклаубашта Сабантуй күңелле үтте

5 июнь көнне Саклаубаш авылында татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе гөрләде. Мәйданга җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев котлады. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын "Туган як" агрофирмасы директоры урынбасары Ирек Заһидуллин тәбрикләде, Мактау грамоталары, акчалата буләк тапшырды. Табигатьнең көйсезләнүенә дә карамастан, бәйрәмгә җыелган халык көн буе күңел ачты, оештырылган...

5 июнь көнне Саклаубаш авылында татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе гөрләде. Мәйданга җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев котлады. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын "Туган як" агрофирмасы директоры урынбасары Ирек Заһидуллин тәбрикләде, Мактау грамоталары, акчалата буләк тапшырды. Табигатьнең көйсезләнүенә дә карамастан, бәйрәмгә җыелган халык көн буе күңел ачты, оештырылган ярышларда, уеннарда бик теләп катнашты, үзләренең көчләрен сынады, сәләтләрен күрсәтте. Сабантуйның иң күркәм мизгелләре булган милли көрәш көчле алкышлар астында узды. Уеннарда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Районнан килгән сәнгать осталарының матур җырлары, дәртле биюләре бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев