САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубашта парламент дәресе үтте

Татарстанда беренче парламент дәресләре 2009 елда Дәүләт Советы инициативасы белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф үстерү Институты катнашында үткәрелде. Алар Һәр елны үз эченә төрле темаларны ала. Быел парламент сәгатьләре 8-13 февраль көннәренә туры килә һәм "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт." темасына үткәрелә. Безнең Саклаубаш мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады....

Татарстанда беренче парламент дәресләре 2009 елда Дәүләт Советы инициативасы белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф үстерү Институты катнашында үткәрелде. Алар Һәр елны үз эченә төрле темаларны ала. Быел парламент сәгатьләре 8-13 февраль көннәренә туры килә һәм "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт." темасына үткәрелә.

Безнең Саклаубаш мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. 10 февраль көнне 8-11 сыйныф укучылары катнашында парламент дәресе үтте. Аңа район Советы депутаты, авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев чакырылды.

Дәрес дәүләт, президент, гражданин, конституция, хакимият, җәмгыять төшенчәләре турында җанлы әңгәмә белән башланып китте. Сүзне Әлфис Мөхәммәтгәрәев дәвам итте. Ул үзенең чыгышында дәүләт төзелеше, авыл җирлеге һәм депутатларның эшчәнлеге турында тирәнрәк мәгълүмат бирде. Авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләребезне: Бөек Ватан сугышы ветераны - Тимергали Сафин (мәктәбебез дружинасы аның исемен йөртә), Давыт Сөләйманов (мәктәбебез аның исемендәге урамда урнашкан), Мәрьям Галләмованы (беренче "Әлифба" авторы) искә алып, укучыларда аларга карата ихтирам һәм горурлык хисләре уятты. Соңыннан 11 сыйныф укучысы Булат Фарукшинны сәяси-иҗади активлыгы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Дәрескә йомгакны мәктәп директоры Алмаз Галәлиев ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, аның бу дәрәҗәгә ирешүе яшьтән үк хезмәт сөюе белән бәйле булуы турында әйтеп үтте.

Укучылар дәресне зур кызыксыну белән тыңладылар. Безнең укучыларыбыз да дәүләтебезнең һәм җәмгыятебезнең чын гражданнары булырлар дип ышанып калабыз.

Ризада Сәхапова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев