САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклаубашта мемориаль такта ачу тантанасы узды

Бөек Җиңүгә - 70 ел. Бу зур танатананы илебез халкы бик зурлап каршы алды. Сугыш ветераннары, сугыш ветераннарының тормыш иптәшләре, тыл ветераннары белән очрашулар уздырылды. Ветераннарның гайләләренә мөмкин булган кадәр ярдәм, истәлекле бүләкләр оештырылды. Саклаубаш урта мәктәбе коллективы белән Бөек җиңүгә багышланган парад, яу кырында ятып калучылар истәлегенә төзелгән һәйкәл...

Бөек Җиңүгә - 70 ел. Бу зур танатананы илебез халкы бик зурлап каршы алды. Сугыш ветераннары, сугыш ветераннарының тормыш иптәшләре, тыл ветераннары белән очрашулар уздырылды. Ветераннарның гайләләренә мөмкин булган кадәр ярдәм, истәлекле бүләкләр оештырылды. Саклаубаш урта мәктәбе коллективы белән Бөек җиңүгә багышланган парад, яу кырында ятып калучылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында митинг үткәрелде, өлкәннәрнең зур концерты белән чәй өстәле әзерләнде. Саклаубаш авылында шул ук көнне сугыш ветераны, Ленин ордены кавалеры, Сафин Тимергали һәм тыл ветераны Сафина Галияләргә якты истәлек итеп мемориаль такта ачу танатнасы уздырылды. Тантанага бик күп кунаклар, авыл халкы, ветеранның хезмәттәшләре, Сафин Тимергали исемен йөртүче мәктәп коллективы килгән иде.
Тантанада авыл җирлеге башлыгы Мухаметгараев Альфис Сафин Тимергали Гыйлем улының легендар хезмәт юлын сөйләп узды, ул яшәгән йортны карап торучы ветеран гайләсенә рәхмәт сүзләре тапшырды.
Сафин Тимергали белән озак еллар бергә эшләгән Мортазин Гомәр, Хакимов Мисхәтләр яшь буынга аның турында сөйләделәр. Әхмәмова Альфира, Сафина Нуриялар аңа багышлап язылган шигырләрен укыдылар.

Мәгълүмат сайттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев