САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Саклаубашта күренекле мәдәният хезмәткәрен хөрмәтләделәр

Саклаубаш авылында яшәүче Фәрхетдинов Габделхай Габделхак улына 75 яшь тулды. Ул 1939 елда Саклаубаш авылында туган. Озак еллар "Уңыш" колхозында хезмәт куйган, соңрак "Тукай" совхозында төзелеш цехында эшләгән. 40 елга якын гомерен Саклаубаш авылында культура - агарту эшләренә багышлый. 8 ел халык театрын җитәкли. Аның хезмәте республика һәм районкүләм югары...

Саклаубаш авылында яшәүче Фәрхетдинов Габделхай Габделхак улына 75 яшь тулды. Ул 1939 елда Саклаубаш авылында туган. Озак еллар "Уңыш" колхозында хезмәт куйган, соңрак "Тукай" совхозында төзелеш цехында эшләгән. 40 елга якын гомерен Саклаубаш авылында культура - агарту эшләренә багышлый. 8 ел халык театрын җитәкли. Аның хезмәте республика һәм районкүләм югары бәяләнеп, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек була.

Габделхай аганың 60 ел гомере сәхнәдә үтә. Тормыш иптәше Фәния апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 8 онык, 3 оныкчык - олы куанычлары. Балалары да, оныклары да - үзләре кебек сәхнә осталары. Габделхай абый гармунда да бик матур уйный, бик күптөрле кул эшләре остазы да.

Юбилярны котларга Саклаубаш авыл жирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев һәм авылның мәдәният хезмәткәрләре килде. Балалар, оныклар изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев