САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Саклаубашта балаларны яклау көнен билгеләп уздылар

Саклаубаш авылында балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. 1 июнь көнне Саклаубаш мәдәният йорты каршында бик күп бала-чага җыелган иде. Монда төрле уеннар, җыр-бию, чәй өстәле оештырылды. Шулай ук асфальтка рәсемнәр ясау буенча конкурс һәм чәй өстәле оештырылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. - Кайвакыт гел көтмәгәндә, уйламаганда күңелгә хуш килердәй вакытларга...

Саклаубаш авылында балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр. 1 июнь көнне Саклаубаш мәдәният йорты каршында бик күп бала-чага җыелган иде. Монда төрле уеннар, җыр-бию, чәй өстәле оештырылды. Шулай ук асфальтка рәсемнәр ясау буенча конкурс һәм чәй өстәле оештырылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

- Кайвакыт гел көтмәгәндә, уйламаганда күңелгә хуш килердәй вакытларга тап буласын. Минем белән дә шулай булды. Ике оныгымны ияртеп кибеткә кергән идем, мәдәният йорты директоры Роза Сафина: "Рәмзия апа, бәйрәм белән! Нишләп әле сез анда түгел, көтәбез",- дигәч кенә, мин бүген 1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне икәнен аңлап алдым.

Без барганда мәдәният йорты каршында оештырылган бәйрәм инде башланган иде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп балалары, әби- бабайлары янына кунакка кайткан бәйрәмчә киенгән кызлар- малайлар берсен- берсе алыштырып җырлыйлар, бииләр, сәнгатьле итеп шигырь укыйлар. Аларның шат яңгыравык тавышлары күңелне күтәрә, шик- шөбһәләрне тарата, аклы- каралы тормышны бары тик ачык төсләргә генә бизи. Мин аларга сокланып карап тордым- юкка гына балаларны тормыш чәчәкләре димиләр икән ләбаса. Ә инде Зөлфия, Раилә апалары яңа төр уеннарны оештырып кына тора! Уенда катнашу- катнашмауга карамастан бер генә сабый да буш кул белән китмәде, һәрберсенә Миләүшә апалары бүләк тапшырды.

Иң ошаганы, минемчә, хәтфә келәм кебек яшел чирәмгә утыртып Розалия апаларын әзерләгән тәмле ботка белән коймаклы чәй эчү булгандыр, мөгаен. Зөлфия апалары да бит чын психологларча ботка астында тәмле җимеш бар, ашап бетерегез дип тора, ә балалар җимеш "эзли- эзли" өстәмә алырга киләләр.

Ә инде тәмле итеп ашап- эчкәч, асфальтка рәсем ясау конкурсы булды. Берсен- берсе уздырырга тырышып ясалган рәсемнәрдә иң күбесе кояш рәсеме иде. Бик зур символик әһәмияткә иядер дип уйлыйм, чөнки җир шарында яшәүче һәр ата- ананың теләге бер: ия- көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык биреп, балаларыбызга, оныкларыбызга сәламәтлек, бәхет- тәүфыйк насыйп итсанә, Раббым!

Рәмзия Муртазина, Саклаубаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев