САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубаш мәктәбендә Муса Җәлил тууга 110 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде

Муса Җәлил - бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул - ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Аны истән чыгару мөмкин түгел. Балалар да шагыйрьнең шигырьләрен укырга, яттан сөйләргә бик яраталар. Мәктәбебездә...

Муса Җәлил - бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул - ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Аны истән чыгару мөмкин түгел. Балалар да шагыйрьнең шигырьләрен укырга, яттан сөйләргә бик яраталар.
Мәктәбебездә шагыйрьнең 110 еллык юбилеен да төрле чаралар белән билгеләп үттек. 5-8 класслар өчен шигырь бәйрәмен оештыручы һәм алып баручы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфира Биҗан кызы, Җәлилнең үлемсезлеген шигырьләре ярдәмендә аңлатты.Укучылар Мусаның шигырьләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, көйгә салынганнарын җырладылар.
Ә озынайтылган көн төркеменә йөрүче башлангыч класс укучыларын китапханәгә кунакка чакырдык. Презентация ярдәмендә аның тормыш юлын искә төшердек, шигырь сөйләү бәйгесе уздырдык, шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Муса Җәлилнең шигырьләреннән һәм язучыга багышланган әсәрләрдән төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштык, укырга китаплар алдык.
Өлкән буын укучылары да читтә калмады. Алар фәнни эш белән шөгыльләнделәр. Эше иң яхшысы дип табылган, 9 класс укучысы Гүзәл Исламова (фәнни эш җитәкчесе Рәхимова Г.Ә.), Җәлил поселыгында "Муса Җәлил - кыюлык һәм батырлык үрнәге" темасы астында узган, республика күләмендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Моабит дәфтәрләрен Ватанга алып кайтып җиткерүдә көч куйган шәхесләрне ачыклауга багышланган "Батырлык күрсәт биргән антыңа" чыгышы белән сертификатка ия булды.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге - безнең өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
Фәнисә Фатыхова, Саклаубаш мәктәбе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев