САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклаубаш мәктәбе яшь хәбәрчеләре Сарман редакциясендә кунакта булдылар

18 апрель көнне редакциябез кунаклар кабул итте. Бу юлы бездә Саклаубаш урта мәктәбенең "Беренче адымнар" яшь хәбәрчеләр түгәрәгенә йөрүче укучылар булдылар. - Түгәрәккә 11 укучы йөри. Редакциягә килү күптәнге хыялыбыз иде, - ди аларның җитәкчесе Альфира Габдуллина. Саклаубаш мәктәбенең яшь хәбәрчеләре Миләүшә Миңнуллина, Ләйсән Мөхәммәтова, Альбина Сабирова, Айсылу Гайнетдинова һәм...

18 апрель көнне редакциябез кунаклар кабул итте. Бу юлы бездә Саклаубаш урта мәктәбенең "Беренче адымнар" яшь хәбәрчеләр түгәрәгенә йөрүче укучылар булдылар.

- Түгәрәккә 11 укучы йөри. Редакциягә килү күптәнге хыялыбыз иде, - ди аларның җитәкчесе Альфира Габдуллина.

Саклаубаш мәктәбенең яшь хәбәрчеләре Миләүшә Миңнуллина, Ләйсән Мөхәммәтова, Альбина Сабирова, Айсылу Гайнетдинова һәм башкалар газета укучыларга үзләренең шигырьләре, кызыклы язмалары белән таныш инде. Алар редакциядә газетаның эшләнеше, хезмәткәрләр белән таныштылар һәм үзләре белән дә якыннанрак таныштырдылар.

Реклама

- Түгәрәккә йөрү бик ошый. Без анда мәкаләләр, шигырьләр язарга, сәнгатьле укырга өйрәнәбез, - диләр алар.

Без дә үз чиратыбызда Саклаубаш мәктәбенең яшь хәбәрчеләренә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X