САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклаубаш мәктәбе укучылары өлкәннәргә булышалар

Саклаубаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары ,сугыш һәм тыл, хезмәт ветераны Хәкимов Мизхәт бабай белән Фәния әбигә шефлык итәләр: өйләренә баралар, хәлләрен белеп, кирәк булганда булдыра алган кадәр ярдәм итәләр. Апрель аена чыккач, янәдән шефлыкка барып, аларның ишегалдындагы карларны тараттылар. 92 яшьтә булса да, шук бабай: укучылар белән шаяртып, көлдереп...

Саклаубаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары ,сугыш һәм тыл, хезмәт ветераны Хәкимов Мизхәт бабай белән Фәния әбигә шефлык итәләр: өйләренә баралар, хәлләрен белеп, кирәк булганда булдыра алган кадәр ярдәм итәләр. Апрель аена чыккач, янәдән шефлыкка барып, аларның ишегалдындагы карларны тараттылар. 92 яшьтә булса да, шук бабай: укучылар белән шаяртып, көлдереп тә алды ; әле ул гына түгел, 10 балага да җитәрлек көрәк-себеркеләре дә яхшылап сапланып, әзерләп куелган. Эшләгән арада Фәния әби дә, тиз генә йөгереп кереп китеп, тәмле конфетлар белән балаларны сыйлады.

Эш тәмамлануга, бик күп медальләр тагылган костюмнарын киеп чыгып, укучылар белән фотога да төштеләр, Мизхәт бабай үзенең медальләр тарихын сөйләде. Ул бүгенге көндә авылда калган бердәнбер сугыш ветераны.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X