САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклаубаш мәктәбе өчен апрель ае игелекле эшләргә бай булды

Саклаубаш урта мәктәбе өчен апрель ае игелекле эшләргә бай булды. Мәктәптә укучылары өчен һәм алар катнашы белән нинди генә чаралар уздырылмый. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлаган рәсем конкурслары, тәрбия сәгатьләре, Экология елына багышланган төрледән-төрле акцияләр, мәктәп һәм авыл китапханәләрендә, авыл музеенда очрашулар, әңгәмәләр -...

Саклаубаш урта мәктәбе өчен апрель ае игелекле эшләргә бай булды. Мәктәптә укучылары өчен һәм алар катнашы белән нинди генә чаралар уздырылмый. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлаган рәсем конкурслары, тәрбия сәгатьләре, Экология елына багышланган төрледән-төрле акцияләр, мәктәп һәм авыл китапханәләрендә, авыл музеенда очрашулар, әңгәмәләр - болар барысы да балаларның күңеленә мәрхәмәтлелек, игелек орлыклары салуда мөһим роль уйный. "Язгы изгелек атналыгы" белән бәйле рәвештә, мәктәп эчендә дә игелекле эшләр акциясе бара. Атна дәвамында "Буккроссинг" (Китап алмашу) акциясе, 20 апрель көнне "Дармарка" яисә Бүләк ярминкәсе узды. Әле бу акцияләр киләсе атнада да дәвам итәчәк.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар тәрбия юнәлешедә аерым урын алып торалар. Укучылар үзләре шефлыкка алган әби-бабайларга барып, ярдәм итеп, хәлләрен белеп кайталар. Сугыш кырында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлне даими чистартып торалар. Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу безнең күңелләрдә якты эз калдыра. 21 апрель көнне шундый очрашуларның берсе узды. Без, 6 класс укучылары белән, аларның сыйныф җитәкчесе Альфира Габдуллина һәм авылыбызның хөрмәтле кешесе Заманов Зөфәр абый белән сугыш ветераны Хакимов Мизхәт бабай һәм тыл ветераны Фәния апаларга очрашуга бардык. Алар безне якты йөз белән каршы алдылар. Мизхәт бабай безгә сугышның нинди зур афәт икәнлеген аңларлык итеп, үзе кичергәннәрен сөйләде. Фәния апа сугыш вакытында авылдагы авыр тормышны елый-елый искә алды. Бүген алар матур тормышка сөенеп, бар булганына шөкер итеп яшиләр. Без, үз чиратыбызда, ветераннарыбызга аз булса да ярдәм итә алганыбызга, аларның хәлен белә алганга сөенәбез. Ветеран бабай белән әбидән без алар белән Җиңү бәйрәмендә очрашырга сүз биреп саубуллаштык.

Талия Нуриева, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев