САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман районы Саклаубаш авыл җирлегендә Веломарафон-2014 ярышлары узды

"Сәламәтлек - зур байлык. Веломарафон - 2014". "Хәрәкәттә - бәрәкәт" диләр татар халык әйтемендә. Бу чыннан да шулай. Спортның нинди төре генә булмасын, ул тәнгә сихәт-сәламәтлек чыганагы. Соңгы елларда урамнарда асфальт юллар яңартылгач, велосипедта йөрүчеләр күбәйде. Велосипед бер яктан хәрәкәт итү җайланмасы булса, икенче яктан сәламәтлек чыганагы. Якын арага барып...

"Сәламәтлек - зур байлык. Веломарафон - 2014".

"Хәрәкәттә - бәрәкәт" диләр татар халык әйтемендә. Бу чыннан да шулай. Спортның нинди төре генә булмасын, ул тәнгә сихәт-сәламәтлек чыганагы. Соңгы елларда урамнарда асфальт юллар яңартылгач, велосипедта йөрүчеләр күбәйде. Велосипед бер яктан хәрәкәт итү җайланмасы булса, икенче яктан сәламәтлек чыганагы. Якын арага барып кайту өчен менә дигән җайланма. Машина, мотоцикл, скутер кабызып, табигатьне төтенгә күмгәнче, экологик чиста хәрәкәт техникасы. Юлларда яхшы асфальт түшәлгән, киң, тигез. Безнең авыл җирлегендә велосипедта йөрүчеләр бик күп, көне буе ихата мәшәкатьләре белән арган аякларны ял иттереп, саф һава сулап, кеше белән аралашып кайтуга ни җитә.

25 июль көнне Саклаубаш авыл җирлегендә Веломарафон-2014 ярышлары булып үтте. Ярышка бик күп велосипедта йөрергә яратучылар җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Альфис Мухаметгараев велосипед яратучыларны спорт бәйрәме белән тәбрикләде, велосипед узышларының үзенчәлекләре, юл йөрү кагыйдәләре һәм ярыш тәртибе белән таныштырды. Ярашта катнашучыларга мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Җыелган халык ярышны оештыруга спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен, Саклаубаш авылында эшләүче "Алмаз" кибете хуҗасы, эшмәкәр Роберт Маликовка зур рәхмәт җиткерделәр.

Веломарафон-2014 узышында катнашучылар бу башлангыч киләчәктә дә дәвам итсен дигән теләктә, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, көр күңел күтәренкелеге белән таралыштылар, - дип хәбәр иттеләр безгә Саклаубаш авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев