Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлдәния Сафина юбилеен билгеләп үтте
Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлдәния Сафинага 60 яшь тулды. Ул 1954 елда Иске Имән авылында туган. Озын һәм катлаулы хезмәт юлы үткән. Соңгы елларда "Тукай" совхозында кадрлар бүлеген җитәкләгән, Өчөйле авыл хуҗалыгы кооперативында экономист эшен башкарган. 1999 елдан Саклаубаш авыл җирлегендә хезмәт итә. Үз эшен һәрвакыт төгәл...
Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлдәния Сафинага 60 яшь тулды. Ул 1954 елда Иске Имән авылында туган. Озын һәм катлаулы хезмәт юлы үткән. Соңгы елларда "Тукай" совхозында кадрлар бүлеген җитәкләгән, Өчөйле авыл хуҗалыгы кооперативында экономист эшен башкарган. 1999 елдан Саклаубаш авыл җирлегендә хезмәт итә. Үз эшен һәрвакыт төгәл итеп башкара. Хезмәттәшләре аны һәрвакыт мактап кына телгә ала. Гөлдәнияне котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева Һәм Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев килгән иде.
Гөлдәния тырыш хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев