САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сак бул – юка боз!

Беренче суыклар белән бергә елгаларны, күлләрне боз каплады. Ялтырап торган боз баларның игътибарын җәлеп итеп тора, тимеръаякта шуарга чакыра, хоккей уйнарга котырта.

Ә боз әле юка. Ялгыш ясаган адым да зур бәләгә китергә мөмкин.

Балаларны боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, миһербанлык тәрбияләү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә теләк уяту, беренче ярдәм күрсәтә белүне камилләштерү максатыннан Иске Минзәләбаш мәктәбендә “Боз өстендә игътибарлы бул!” дип аталган класс сәгате уздырылды. Балаларга сулыкларда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды, “Боз өстендә куркынычсызлык” дип аталган презентация күрсәтелде.

Бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтик. Бәлә аяк астында йөри... Сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев