САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саимә апа Ибраһимовага бүген 90 яшь тула

Ибраһимова Саимә Ибраһим кызы Саимә Ибраһимова 1928 елның 1 мартында Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында крестьян гаиләсендә туа. 1936 елда Зур Нөркәйнең беренче сыйныфына укырга кереп, урта мәктәпне 1946 елда хәзерге Актаныш районының Пучы авылында тәмамлый. 1946-1950 елларда Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укуын...

Ибраһимова Саимә Ибраһим кызы

Саимә Ибраһимова 1928 елның 1 мартында Татарстанның Сарман районы Зур Нөркәй авылында крестьян гаиләсендә туа. 1936 елда Зур Нөркәйнең беренче сыйныфына укырга кереп, урта мәктәпне 1946 елда хәзерге Актаныш районының Пучы авылында тәмамлый. 1946-1950 елларда Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укуын тәмамлагач, 1950-1956 елларда район мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Аннары Казанда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият һәм яшьләр-балалар әдәбияты бүлекләрендә мөхәррир, республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1960 елның декабреннән башлап ул пионер газетасы «Яшь ленинчы»-да (хәзерге «Сабантуй») әүвәл әдәби хезмәткәр, аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1973 елдан башлап 1983 елның көзенәчә редакциянең җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара.

1992 елдан Саимә Ибраһимова чит илләрдә яшәүче татарлар өчен нәшер ителгән «Дөнья» газетасында баш мөхәррир урынбасары, ә 1995-1998 елларда «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә әдәбият бүлеге мөдире булып эшли. 1999 елның башыннан ул - «Сөембикә» журналының тарихи мирас, чит өлкәләр һәм мәмләкәтләр бүлеге мөхәррире хезмәтеңдә. Хәзерге көндә лаеклы ялда.

Саимә Ибраһимова - тәрҗемәче һәм күп кенә әдәби-публицистик мәкаләләр һәм язмалар авторы. Тәрҗемәче буларак, иҗат эшчәнлегенең беренче елларында ул татар язучыларының проза әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү юнәлешендә эшли: Госман Бакир, Абдулла Әхмәт хикәяләрен («Юным друзь-ям» җыентыгы, 1951), Дәрҗия Аппакованың «Илдус» һәм «Тапкыр егет» исемле пьесаларын («Избранное», 1957), Ләбибә Ихсанованың «Космонавтлар урамы» повестен («Искорка» җыентыгы, 1971) тәрҗемә итә.

Шулай да С. Ибраһимованың әдәби тәрҗемә өлкәсендәге иҗади уңышлары күбрәк рус язучыларының һәм рус теле аша Көнбатыш Европа язучыларының проза әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү белән бәйле. Аның иҗат мирасында төрек теленнән тәрҗемәләр дә бар.

Саимә Ибраһимова «Мәдәни җомга» газетасында, «Сөембикә» журналы битләрендә әледән-әле әдәби-публицистик мәкаләләре, язмалары белән күренә, тәҗрибәле мөхәррир буларак, әдәби, тарихи җыентыклар төзү юнәлешендә актив эшли. Д. Ап-лакова әсәрләре җыентыгы («Кечкенә Бануның тарихы», 1990), фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, проза, сәхнә әсәрләреннән өзекләр, бәет, риваятьләр тупланган «Сөем-бикә-ханбикә» китабы (2001) - шундыйлардан.

Саимә Ибраһимовага 1974 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

С. Ибраһимова - 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев