САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сафиуллиннар “Мәрхәмәт”тән бүләк алдылар

.

Бүген ТР Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе муниципаль берәмлекләр белән берлектә чираттагы утырышын уздырды. Аны берләшмә җитәкчесе – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова алып барды. Районнар анда видеорежимда катнаштылар. Утырыш кысаларында республиканың 55 күпбалалы үрнәк гаиләсенә планшетлар бүләк иттеләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, “Мәрхәмәт” район берләшмәсе җитәкчесе Вероника Хөсниева, мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров әлеге бүләкне гаиләләрендә алты бала тәрбияләүче Гөлнар һәм Ленар Сафиуллиннарга тапшырдылар. Беренче сыйныфка укырга кергән Җәннәткә уку кирәк-яраклары җыелмасы да бирделәр.
Индира Рәис кызы белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин “#БезБергә” Гомумрәсәй үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлешләре өчен, “Шәфкать” үзәге социаль хезмәткәре Гөлнара Нәбиуллинага, “Җәлилнефть” идарәсе операторы Айгөл Шакирҗановага ТР Яшьләр эше министры Дамир Фәттаховның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев