САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуйга чиккән сөлгеләребезне әзерлик

Бу бәйрәм элек-электән халкыбызның иң яраткан бәйрәме булган. Сабантуй җитәргә берничә көн кала, бизәлгән атларга утырып, гармун һәм җыр белән урам әйләнгәннәр, халыкны бәйрәмгә өндәгәннәр. Ә халык, үз чиратында, аңа үз өлешен кертергә тырышкан. Кемдер Сабантуй колгасына, "баш батырга", "иң уңган кызга", "иң җитез йөгерешчегә" һәм башкаларга дип, бизәкле яулык,...

Бу бәйрәм элек-электән халкыбызның иң яраткан бәйрәме булган. Сабантуй җитәргә берничә көн кала, бизәлгән атларга утырып, гармун һәм җыр белән урам әйләнгәннәр, халыкны бәйрәмгә өндәгәннәр. Ә халык, үз чиратында, аңа үз өлешен кертергә тырышкан. Кемдер Сабантуй колгасына, "баш батырга", "иң уңган кызга", "иң җитез йөгерешчегә" һәм башкаларга дип, бизәкле яулык, кемдер сөлге бәйләгән, чәчәкле чиләкләргә сабын, йомырка кебек әйберләр салганнар. Кыскасы, һәркем хәзинәдә бары белән уртаклашкан. Ә иң кадерле бүләк, билгеле, авылга, авыл урамына төшкән яшь киленнең махсус Сабантуйга дип чиккән сөлгесе булган. 2, 3 июнь көннәрендә район үзәгендә дә гармун, җыр белән урам әйләнүләр булачак. Матур гореф-гадәтләребездән читләшмик, халкыбызның көтеп алына торган иң күркәм бәйрәмен күтәренке кәеф, уен-көлке, җыр белән каршы алыйк, чиккән сөлгеләребезне әзерлик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев