САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Рябинушка» Спасс ярминкәсендә чыгыш ясады

Узган атна ахырында Алабугада  XI  Бөтенроссия Спасс ярминкәсе узды.

 

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, Украина, Белоруссия,  Литва, Эстония, Үзбәкстаннан да сәнгать, кул эшләре  осталары катнашты. Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли киемнәр, тукучылык сәнгате, керамика, мамык эшләнмәләр һәм башкалар тәкъдим ителде. «Осталар шәһәре»ндә сувенирлар ясау буенча мастер-класслар алырга мөмкин иде. Болардан тыш ,  ярминкәдә төрле фестивальләр, конкурслар үткәрелде.

Ярминкәдә район ветераннары, шул исәптән Александровка мәдәният йорты каршында эшләүче «Рябинушка» рус фольклор ансамбле дә катнашты. Алар башка яклардан килгән халык ансамбльләре белән бер көнне – 5 августта чыгыш ясадылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев