САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рузилә Сарманга Зәлилә булып кайтты +ВИДЕО

Кичә Рәшит Ваһапов фестивале йолдызлар төркеме – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбасов һәм Зәлилә “Туйның 5нче көне!” концерт программасы белән район мәдәният йортында чыгыш ясадылар.

Сарман кызы Рузилә Бәдретдинова исеме райондашларга яхшы таныш. Ул хәзер Зәлилә исеме астында чыгыш ясый. Бу – аның продюсер сайлаган тәхәллүсе (псевдонимы). Кечкенәдән татар халык җырларына өстенлек биргән кызыбыз бүгенге көндә дә үзенең репертуарын шул юнәлештә сайлый.
- Әле күптән түгел генә Башкортстанда гастрольләрдә булдык. Җырчыларыбызны бик яраттылар. Составка быел Зәлилә-Рузиләнең дә килеп кушылуы бик отышлы булды. Аның чыгышлары бик үзгә. Тамашачы аны бик җылы кабул итә, - ди Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры урынбасары Гөлгенә Кәримова.
Рәшит Ваһапов фестивалендә җиңү яулагач, Рузиләгә фестивальнең продюсеры Рифат Фәттахов контракт белән эшләргә тәкъдим ясый.
- Үземне сынап карарга булдым һәм ризалаштым. Менә шулай зур сәнгатькә килеп кердем. Шундый олы ышаныч белдерү, әлбәттә, зур җаваплылык өсти. Мин продюсерыма, иҗатташ дусларыма бик рәхмәтлемен, - диде Рузилә-Зәлилә.
Без райондаш кызыбызга киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр, җиңүләр телибез.
Альбина Сабирова язмасы, фото һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев