САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Русланны онытмыйлар

Поселокның чаңгы базасында спорт мастерлыгына кандидат Руслан Газизов истәлегенә ярышлар үткәрелде. Аларда Ютазы, Түбән Кама һәм үзебезнең район чаңгычылары көч сынашты. 12-13 яшьлек малайлар арасында, 2 чакрым араны 5 минут 40 секундта үтеп, Түбән Камадан Данил Малецский җиңү яулады. Ютазыдан Андрей Зимин - икенче, Сарманнан Эльмир Ризатдинов өченче булдылар. Бу...

Поселокның чаңгы базасында спорт мастерлыгына кандидат Руслан Газизов истәлегенә ярышлар үткәрелде. Аларда Ютазы, Түбән Кама һәм үзебезнең район чаңгычылары көч сынашты.
12-13 яшьлек малайлар арасында, 2 чакрым араны 5 минут 40 секундта үтеп, Түбән Камадан Данил Малецский җиңү яулады. Ютазыдан Андрей Зимин - икенче, Сарманнан Эльмир Ризатдинов өченче булдылар. Бу яшьтәге кызлар 1 километрга узыштылар. Бу араны 3 минут 3 секундта узган Ютазы чаңгычысы Айназ Фәйзрахманова финишка беренче килде. Җәлил кызлары Адилә Галимҗанова һәм Неллия Исхакова икенче-өченче нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз төркемнәрендә төрле дистанцияләрдә Ленар Сәгыйдуллин, Айбулат Хәйруллин, 70 яшьлек Нәфис Мәхмуров (Җәлил), Валерий Голованов, Айдар Хаҗипов (Түбән Кама) чемпионнар булдылар. Җәлилдән Марат Фәсхетдинов, Нурулла Габдуллин, Александр Семенов, Сарманнан Шамил Солтанов та икенче-өченче призлы урыннарны яуладылар. Бу юлы призлы урыннар алмасалар да, барлык ярышларда актив катнашучы Хәмит Хисмәтуллин, Венер Ризатдинов, Зәкария Мәдъяров, Руслан Фәсхетдинов та матур гына нәтиҗәләргә ирештеләр.
Хатын-кызлар арасында безнең Мәрьям Хәйдәрова, Эльмира Ногманова, Айгөл Ризатдинова төрле дистанцияләрдә җиңү яуладылар. Әлфия Ризатдинова, Ильвира Кубиева, Гөлия Нуретдинова - икенче-өченче призлы урыннарда.
Ярышларны карарга Русланның әнисе Әлфия ханым, дуслары, туганнары, күп санлы чаңгы сөючеләр килгән иде. Ярышлар оешкан төстә узды. Аларның алыштыргысыз хөкемдарлары Шамил Хафизов, Ришат Билалов, Фәрит Гыйльфанов гадел судьялык иттеләр. Русланның әтисе Илдар Гарифҗанович ярышларда катнашучыларга, карарга килүчеләргә рәхмәт белдерде, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев