САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Румил булып туган егет Сәлим булып яши

Сәлим — гадәти генә егет түгел. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, ул матур итеп җырлый, курайда, баянда уйный, өстәвенә, «Сарман» газетасының тугры абунәчесе дә.

Сәлим белән очрашуым очраклы булды. Әнисе Нурзия ханымның туган авылы Балтамакта узган Авыл бәйрәменә килгән иде ул. Тирә-юньгә яктылык, нур таратучы егет ерактан игътибарны җәлеп итте.

— Бәйрәмгә килдеңмени? Ничек, ошыймы соң? — диюемә, шатланып:

— Әйе, апа, бик матур. Сез дә килдегезмени? Мин Сезне таныйм бит. «Сарман» газетасының баш мөхәррире булып эшлисез. Сезнең язмаларны, газетаның һәр санын укып барам. Әнкәй дә, мин дә яратабыз аны, ел саен язылабыз, — диде егет.

Бер күрүдә, аның зиһенле, тәрбияле бала икәнен аңладым. Әнисе белән Рангазар авылында яшиләр алар. Сөйләшә торгач, аны белмим дә түгел икән. Яшүсмер вакытларында Румил исемен йөртә иде. Хәзер үскән, чын егет булган, 30 яшькә җиткән. 

Румил-Сәлим Марсель абый белән Нурзия апаның бердәнбер улы булып үсә. Бер яшьлек чагында, тәпи атлап китмәгәч, әнисе аны табибка күрсәтә. Шул чагында көтелмәгән диагноз куялар үзенә. Малайның сәламәтлегендә тайпылышлар булуы ачыклана. Ул — икенче төркем инвалид. Физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, башка балалар белән беррәттән, бакчага йөри, уйный, сәләтләрен күрсәтә ул.

— Сәлим кечкенәдән акыллы, тыңлаучан бала булды. Җыр-моңга тартылды, баянда уйнарга өйрәнде. Көйне бер тыңлау белән элдереп, отып ала иде. Авыруы аркасында гына, үсеп китә алмады. Хәзер дә бик зиһенле, итагатьле ул. Ерактан ук сәлам бирә, барыбызны да исемләп сораштыра, — диде тәрбиячесе Ильмира Хөснуллина.

Чыннан да, Сәлимнең күп белүенә исең китмәле. Башлангыч белемне Рангазар урта мәктәбендә алгач, укуын өйдә дәвам итә ул. Укытучылары Энҗе, Алсу, Зәния апаларын Сәлим хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән телгә алды. Ә төп укытучысы — әнисе, 25 елдан артык яшь буынга белем һәм тәрбия биргән мөгаллим Нурзия Мотыйгулла кызы. Бергәләп күп нәрсәгә өйрәнәләр алар, авырлыкларны җиңәргә көч табалар. «Язмышым бүләге», — ди әнисе улы хакында. 
Сыйныфташларын да онытмый егет, һәркайсының кайда яшәгәнен, кем булып эшләүләрен белеп тора. Күп итеп китаплар, гәҗит-журналлар укый икән. Күршеләрендә китапханәче Альфира апалары яши. Аның эш урынына еш бара ул, укырга китаплар алып кайта. Яхшы хәтерле булуы да юкка түгел инде.

— Илһам абый, Әлфия апа турындагы китапларны укып чыктым. Язучылар, шагыйрьләр хакында укырга яратам, — диде Сәлим. 

Иҗат кешеләре белән якыннан кызыксынуы да очраклы түгел. Сәлим — гадәти егет кенә түгел, ул бик матур итеп җырлый, аккордеонда, курайда уйный. Балтамак авылы, Сарман турындагы озын җырларны да бер ялгышмый моңлы итеп җырлап күрсәтте. «Чыгарсыңмы каршы алырга» җырының авторы Дамир Гарифуллин икәнен дә әйтеп бирде, аның биографиясендәге кайбер нәрсәләргә дә тукталды. Гаҗәпкә калдырды, сәләтле булуы белән сокландырды Сәлим.

— Баянда, курайда уйнарга әниемнең бертуганы Рәис абый өйрәтте. Ул музыка мәктәбендә укытучы булып эшләде, минем остазым булды. Абый миңа аккордеон бүләк итте. Музыка укытучысы Флорида апага да зур рәхмәт, җырларга ул өйрәтте мине, — диде талант иясе егет.

Сәлимнең тагын үзенчәлекле сәләтләре бар. Ул догалар ятлаган, мәчеткә йөри. Җомга намазына еш кына Сармандагы «Бәрәкәт» мәчетенә киләләр. Әнисе белән бергәләп хаҗ сәфәре кылганнар. Яр Чаллы шәһәренең "Ак мәчете"ндә гыйлем туплаган ана — ике тапкыр хаҗия. Аның укыган догалары кабул була, ихластан, диләр авылдашлары. Улының күңеленә игелеклелек, миһербанлылык, эчкерсезлек орлыклары салып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, шәригать кануннары буенча гомер итә. Кызганыч, Сәлимнең әтисе бүгенге көндә гүр иясе булган. Марсель абыйны хәер-догаларыннан калдырмый, һәрвакыт искә алып яшиләр алар. 

— Әткәйне яхшы хәтерлим мин. Ул да бик матур итеп гармунда уйный иде. Безнең арабыздан китүенә унбиш ел булды. Хәзер әнкәй белән икәү генә яшибез. Җәй көннәрендә бергәләп бакчада эшлибез, яшелчәләр үстерәбез. Кышларын кар көрәүне мин башкарам. Ошый миңа, тик торырга яратмыйм. Саф һавада йөреп кайтам. Кичләрен әни белән йөрергә чыгабыз, авыл урамнарын әйләнеп кайтабыз. Күршедә яшәүче Мирзаян абый янына керәм, аның белән сөйләшүе рәхәт. Авылдашларымны яратам, авылымны яратам, — ди Сәлим. 

Әйе, һәрвакыт елмаеп-көлеп кенә тора ул. Аның янәшәсендә күңелгә рәхәт, рухи тынычлык иңә. Якыннарына бары шатлык, яхшы кәеф, бәхет чаткылары өләшүче Румил-Сәлимгә киләчәктә дә сихәтлек, рух ныклыгы, бәхетле язмыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев