Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра

Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, дип мөрәҗәгать итә Президент социаль челтәрдәге аккаунтында.

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы аэропортларга исемнәрен бирү өчен Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәре өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

Инстаграмга куелган фотодан аңлашылганча, Рөстәм Миңнеханов "Казан" аэропртына Габдулла Тукай, "Бигеш" аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә.

"Әгәр Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле халкының горурлыгы булса, Лемаев - республиканың сәнәгать егәрлеге һәм берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы. Горурланабыз һәм сайлыбыз", - диелгән Рөстәм Миңнеханов текстында.

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам аны. Моны берничә юл белән башкарырга була:

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.

2. «ВКонтакте»һәм «Одноклассники»социаль челтәре аша.

3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.

4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/14/175144/

Фото: Регина Гумарова/архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде