САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм һәм Сәрия Садыйковлар матурлыкны үз куллары белән тудыралар

Рөстәм һәм Сәрия Садыйковлар бакчасында чәчәкләрнең 50 дән артык төре үсә.

Сарман авылында яшәүче Рөстәм һәм Сәрия Садыйковлар әкият дөньясында яшиләр кебек. Капкаларыннан килеп керүгә, чәчәкләр каршы ала. Биредә аларның 50 дән артык төре үсә. Кайсылары инде чәчәк аткан, ә кайберләре атарга җыена. Алар арасында эт басып тора, керпе “йөгереп йөри”, күлдә аккош “йөзә”, арырак – ал фламинго, крокодил, елан, бакалар, куян, тавык, тиен һәм башкасы.
Бакча “җене” бигрәк тә Сәрия ханымга кагылган. Чәчәкләр, яшелчә һәм җиләк-җимешкә генә түгел, туя, ясмин, абрикос кебек ят агачларга, андыз, бөтнек, лимон бөтнеге, җир грушасы кебек дару үләннәренә дә урын түрдән биредә.


Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев