САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәсинә апа юбилеен Сарманда бәйрәм итте

Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде.

Боламык авылында яшәүче Шәрипова Рәсинә Нурулла кызына бүген 90 яшь тулды. Гомер бәйрәмен ул Сарманда кызы Тәнзилә һәм якыннары янәшәсендә билгеләп үтте. Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Илдар Һәдиуллин, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авылдашлары, туганнары Розалия һәм Фердинанд Габдрахмановлар, кодагые Фәүзия апа, юбилярны хөрмәт итеп ерактан кайткан, килгән туганнары, күршеләре, кызы, оныклары Рәсинә апага сихәт гомер, куанычлы тормыш, кадер-хөрмәт теләделәр.
- Иртән күземне ачкач, иң элек Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Көнем шулай башлана. Дөньялар тыныч булсын, исән-сау яшик, - диде Рәсинә апа һәм үзен хөрмәтләгән өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Бу хакта тулырак газетабыз битләрендә укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X