САРМАН
  • Рус Тат
  • Россиянең Ел кошы

    Россиянең Кошларны саклау союзы унсигезенче мәртәбә Ел кошын билгеләде. Быел бу исемгә аккойрык-бөркет лаек булды, аны икенче төрле елга каракошы дип, русча исә "орлан-белохвост" дип йөртәләр. Карчыгалар гаиләсенә, лачыннар отрядына керүче бу ерткыч кош безнең Татарстан өчен иң эре кошларның берсе: гәүдәсенең озынлыгы - 90 сантиметрга, канатлар колачы 2 метрга,...

    Россиянең Кошларны саклау союзы унсигезенче мәртәбә Ел кошын билгеләде. Быел бу исемгә аккойрык-бөркет лаек булды, аны икенче төрле елга каракошы дип, русча исә "орлан-белохвост" дип йөртәләр.
    Карчыгалар гаиләсенә, лачыннар отрядына керүче бу ерткыч кош безнең Татарстан өчен иң эре кошларның берсе: гәүдәсенең озынлыгы - 90 сантиметрга, канатлар колачы 2 метрга, массасы 6 килограммга кадәр җитә аның!
    Кош бөтен Россия буенча - көнбатыштан алып Чукотка, Камчаткага кадәр таралган. Безнең илдән тыш, Исландия, Гренландия, Көнбатыш Европа, Кече Азия, Гыйрак, Иран, Казахстан, Монголия, Кытай, Кореядә очрый. Җир шарында саннары нык кимү сәбәпле, бөркетләр Халыкара табигатьне саклау союзының Кызыл китабына, РФ Кызыл китабына һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабына да кертелгәннәр. Орнитологлар әйтүенчә, Европа илләрендә - 1100ләп пар, Гренландиядә - 100, Россиядә 2500 пар (шуларның 500 ләбе - Европа өлешендә, Татарстанда - 40-50 пар) яшәп ята. Күрше Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнарында, Мамадышта аларның оялары бар. Безнең Сарман районы табигате бөркетләр оя кору өчен уңай түгел. Бу кошлар зур сулы, биек урманлы ландшафтны яраталар. Диаметры һәм калынлыгы 2 метрга җитә торган ояларын карт, биек агач тармакларында коралар. Гадәттә, бу агачлар ялгыз утыралар я урман читендә булалар. Гомерлеккә парлашкан кошлар биш-алты яшькә җиткәч, менә шул ояларга 1-3 йомырка (гадәттә 2 йомырка) салалар. Исемнәре үк елга каракошы бит - балык, су кошлары, яр буе, су умырткалылары белән тамак туйдыралар. Үләксәне дә теләп ашыйлар. Кайбер кошлар үзләреннән кечерәкләрне рәнҗетергә дә күп сорамыйлар: акчарлак, каргаларның ризыкларын тартып алалар. Октябрь, ноябрь айларында күпчелек кошлар җылырак якларга күчеп китәләр һәм кышны Кара, Урта, Каспий диңгезе буйларында, Африка, Азиядә үткәрәләр. Республика территориясендә кышлаучылары да бар.
    Аккойрык - бөркетләр бигрәк тә узган 20 нче гасырның беренче яртысында нык кими. Урманнарның киселүе, агулы химикатлар куллану, кеше тарафыннан эзәрлекләүләр - бөтенесе тәэсир иткәндер инде. Бүгенгесе көндә аларның баш саны, акрынлап булса да, арта. Бөркетләр оя ясый торган урыннарны саклау, ясалма оялар булдыру, кыш көне тукландыру оештыру, халык һәм аучылар арасында пропаганда эшләре алып бару - боларның бөтенесе Кызыл китапка кертелгән кошны саклау чарасы булыр иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: