САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиягә күрше илдән помидор кертүне тыйдылар

.

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге пепино мозаикасы вирусы ачыклану сәбәпле, Белоруссиянең «Дорорс» компаниясенә яңа өлгергән томатлар кертүгә вакытлыча чикләүләр кертә, диелә ведомство хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россиядә фитосанитар иминлекне саклау һәм карантин объекты таралуга юл куймас өчен Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге 2021 елның 26 июленнән Белоруссия республикасының күрсәтелгән экспортерыннан яңа өлгергән томатлар кертүгә вакытлыча чикләүләр кертә», — диелгән хәбәрдә.

Әлеге чара Белоруссия ягы тикшеренүләр уздыруга һәм Россия хезмәтенә үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат бирүгә кадәр гамәлдә булачак.

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге вирусның Белоруссиядән кергән помидорга фитосанитар контроль үткәргәндә ачыклануын хәбәр итә. Продукция Белоруссиянең орлыкчылык, карантин һәм үсемлекләрне яклау буенча баш дәүләт инспекциясе тарафыннан бирелгән фитосанитар сертификатлар белән озатылган булган.

2021 елның 7 июленнән томатның көрән җыерчыклылыгы һәм пепино мозаика вирусы Россия һәм ЕАЭС илләре өчен карантин объектлар исемлегенә кертелде. Авыру уңдырышлылыкны 70-80 процентка, аерым очракларда-теплицада уңышны югалтуга китерә. Вирус җиләк-җимеш, орлыклар һәм үсентеләр белән тарала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев