САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә укытучылар өчен махсус мессенджер булдырырга ниятлиләр

Яңа төр хезмәт укытучының ата-аналар белән аралашуын җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

РФ Мәгариф министрлыгы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында укытучының ата-аналар белән аралашуын җиңеләйтергә мөмкинлек бирә торган мессенджер булдырырга ниятли. Бу хакта «Россиянең киләчәге. Илкүләм проектлар» порталы хәбәр итә.

РФ мәгариф министры урынбасары Марина Ракова билгеләп үткәнчә, цифрлы белем бирү мохитендә мөһим алшартларның берсе – белем бирү процессында катнашучылар арасында җайга салынган диалог.

 

«Махсус менеджер шулай ук укытучыларга өй эшләрен электрон көндәлеккә күчерергә ярдәм итәчәк. Шул рәвешле, бу үзенә бертөрле органайзер-ярдәмче булыр дип көтелә. Ул аралашуны җайга салу белән бергә, укытучының эшен җайлаштырачак», - диде министр урынбасары.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев