САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә ипине бөҗәкләрдән пешерә башларга җыеналар

Киләсе унъеллыкта ризык чыгаручы 3D-принтерлар да барлыкка килергә мөмкин.

Россия халкы тиздән бөҗәкләрнең аксымыннан ясалган ит һәм камыр ризыклары ашап карый алачак. Бу турыда «РИА Новости» агентлыгына  Милли технологик инициативаның FoodNet юл картасы эшче төркеме әгъзасы Андрей Зюзин сөйләгән.

«Киләсе 10 елда Россиядә гадәти булмаган, ләкин файдалы продуктларның яңа төрләре барлыкка киләчәк. Мәсәлән, үсемлектән һәм күзәнәктән ясалган ит, яки бөҗәкләрнең аксымыннан пешерелгән камыр ризыклары. Беренчеләре инде кибет киштәләрендә тиздән күренә башлаячак, ә бөҗәкләрдән ясалган ризыклар россиялеләр табынына бары тик берничә елдан соң гына эләгәчәк», — дигән Андрей Зюзин.

Хәзерге вакытта бөҗәкләрдән әзерләнгән азык-төлекне, нигездә, Кытай, Таиланд, Һиндстан һәм Мексикада халкы ашый. Зюзин әйтүенчә, бөҗәкләрдән пешерелгән ризык иммунитетны ныгыта һәм аллергия бирми дип мактый.

Хәзерге вакытта бөҗәкләрдән әзерләнгән азык зоокибетләрдә балык һәм хайваннар азыгы буларак сатыла. Зюзин әйтүенчә, кешеләргә ашату өчен «Кара арысланчык» — «Черная львинка» дип аталган чебен личинкасы файдаланылачак. Ул бик тиз үрчи, теләсә нәрсә ашый, аны үстерү мал карауга караганда күпкә арзанракка төшә. Чебен личинкасыннан токмач, он әзерләүче илләр инде хәзер үк бар.

хакында язды. Дөрес, ипинең күләмендә чикерткә аксымы нибары өч процент кына тәшкил итә, әмма бу технология инде пәйда булды дияргә була.

Тагын бер кызыклы яңалык — киләсе унъеллыкта ризык чыгаручы 3D-принтерлар да барлыкка килергә мөмкин. Илкүләм технологик инициативаның юл картасы нигезендә 2028 елга россиялеләр шундый җайланма ярдәмендә үзләренә ризык җитештерә алачаклар икән. Андрей Зюзин сүзләренчә, бу өлкәдә эш инде алып барыла. Принтер ярдәмендә үсемлек аксымыннан яки итнең күзәнәкләреннән ризык чыгарырга мөмкин булачак дип фаразлый ул.

Туксанынчы елларда газеталар «колбасаларда ит бетәчәк, анда үсемлектән ясалган ясалма ит булачак» дип фаразлап язган иде. Дөрестән дә, соя зур кулланылыш тапты. Хәзер менә чебенгә күчәбез дип фаразлыйлар.

— Азык-төлек темасын күтәрүегез әйбәт булган. Бу турыда ишеткәнем бар иде, утопия ул. Хәзер башка әйбер белән шөгыльләнергә кирәк. Сау-сәламәт балалар үстерәсебез килсә, аларга экологик чиста ризык ашату турында уйлыйк. Кызганыч, безнең илдә авыл хуҗалыгы продукциясе химия ярдәмендә җитештерелә. Бу бик зур трагедия. Безгә органик ашламалар гына куллану турында канунны дәүләт дәрәҗәсендә кабул итәргә кирәк. Игътибарны күбрәк шушында юнәлтсәк иде. Мәсәлән, әле бүген генә үзебездә тавык тизәген эшкәртеп, органик ашлама ясауны башлап җибәрдек, — диде бу уңайдан Питрәч районы Колай авылы фермеры Юрий Рыжов.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/03-05-2021/cheben-ashauga-k-ch-bezmeni-rossiyad-ipine-b-kl-rd-n-pesher-bashlarga-yenalar-5821991

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев