САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Пенсия фондында яңа төрле отчет кертелде

2016 елның 1 апреленнән иминиятләүчеләр өчен шәхси учет мәгълүматлары турында яңа төрле өстәмә отчет кертелде. Әлеге отчет максималь гадиләштерелгән формада. Аның максаты- пенсионерның эшләү-эшләмәвен ачыклау. Әлеге мәгълүматлар пенсионерны Пенсия фондына килеп индексация өчен гариза белән мөрәҗәгать итеп йөрүдән азат итә. Иминиятләүче ай саен, киләсе айның 10 числосыннан да калмыйча һәрбер...

2016 елның 1 апреленнән иминиятләүчеләр өчен шәхси учет мәгълүматлары турында яңа төрле өстәмә отчет кертелде. Әлеге отчет максималь гадиләштерелгән формада. Аның максаты- пенсионерның эшләү-эшләмәвен ачыклау.

Әлеге мәгълүматлар пенсионерны Пенсия фондына килеп индексация өчен гариза белән мөрәҗәгать итеп йөрүдән азат итә.

Иминиятләүче ай саен, киләсе айның 10 числосыннан да калмыйча һәрбер хезмәткәренең ( закон нигезендә, иминият взнослары бүләкләүләргә дә исәпләнүе сәбәпле, килешү нигезендә эшләүчеләрне дә кертеп) түбәндәге мәгълүматларын тапшырырга тиеш:

1) шәхси иминият счетының номеры;

Реклама

2) исем-фамилиясе, атасының исеме;

3) салым түләүченең шәхси номеры.

Ял көннәрен исәпкә алып 2016 елның беренче отчетын (2016 елның апрель ае өчен) 2016 елның 10 маеннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Отчет формасын Пенсия фонды сайтыннан алырга була.

Пенсия фонды дөрес яисә тулы булмаган мәгүлүматлар бирелмәгән очракта һәрбер иминиятләнгән зат өчен эш бирүчегә 500 сум күләмендә финанс санкцияләре салынуы турында искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X